Татарча мәкам: сура аль-Вакы‘а (Событие) - Вакыйга сүрәсе

Аватар автора
Миллиард.Татар
В честь наступившего месяца Рамадан (Рамазан) редакция «Миллиард.Татар» совместно с Центром подготовки хафизов Корана, Российским исламским институтом и радио «Китап» подготовила ролики с рецитацией Корана в манере, характерной для Волго-Уралья. В народе эту манеру чтения сур называют «татарский макам». Ролики озвучил выпускник Центра подготовки хафизов Корана, призер Конкурсов по чтению Корана Ильназ Ильнарович Хазиев из Казанского исламского университета. Сура Корана Әл-Вакыйга (Вакыйга) сүрәсе Мәккә чоры, 96 аять Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән! 1. [Тулысынча булачак Кыямәт] Вакыйга килеп җиткәч. 2. Аның җитүен [Аллаһка карата] ялган [уйлап чыгарып, Кыямәтнең буласы юк] дип беркем саный алмаячак. 3. [Кыямәт дөньяда тәккәбберләнгән бер төркем кешеләрне] Кимсетә, [нахакка түбәнсетелгән бер төркем кешеләрне исә] күтәрә. 4. Җир бер селкенү белән тетрәгәч. 5. Таулар вак-вак кисәкләргә теткәләнгәч. 6. Шул сәбәпле алар чәчелгән тузанга әйләнгәч. 7. [И, кешеләр!] Сез өч сыйныфка бүленгәч . 8. Уң як әһелләре. Кемнәр соң ул уң як әһелләре? 9. [Дәфтәрләрен сул якларыннан аласы булган] Сул як әһелләре. Кемнәр соң ул сул як әһелләре? 10. [Һиҗрәт, намаз, һәм тәүбә кебек хәерле гамәлләрдә] Алга чыгучылар – [Аллаһның рәхмәтенә] алга чыгучылар. 11. Алар [илаһи хозурга] якынайтылганнар. 12. Нәгыйм җәннәтләрендә [урнаштырылачаклар]. 13. [Болар] Әүвәлгеләрдән зур бер җәмәгать. 14. Соңгылардан исә аз. 15. [Алтын кебек җәүһәрләр белән] Чигелгән диваннар өсләрендә. 16. Кара-каршы...

0/0


0/0

0/0

0/0