Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 24 июня 2026 года.
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 24.06.2026 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:25 Бүген Яшел Үзәннең Җәмигъ мәчетендә cтратегик сессия узды. Темасы -полилингваль мәктәп төзелеше турында фикер алышу. Бинага ике ел нигез салына, ул Татарстан меценатлары һәм халык акчаларына салына. Бүгенге чара актив практик хезмәттәшлекне күздә тота. Төп басым бизнес, меценатлар һәм дәүләт партнерлыгы аша төзелешне тәмамлау юлларын эзләүгә ясалган. 00:52 Мирный микрорайонындагы өченче поликлиника өчен үзгәрешләр вакыты җитте - монда капиталь ремонт бара. Шул ук вакытта пациентларны кабул итү туктатылмаган, билгеләнгән эшне тиз һәм сыйфатлы башкару өчен кабинетлар бүленгән. 03:19 21 нче июндә Медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелде. Меңнәрчә еллар дәвамында иң мөһим һөнәр булып саналган һәм бүген дә ак халатлы табиблар шулай ук якташларының сәламәтлеген югары дәрәҗәдә сакларга тырыша. Шуларның берсе- Яшел үзән хастаханәсе акушер-гинекологы Гөлнара Әхмәтҗанова. 06:16 Җирле колоритлы икеләтә бәйрәм. Олы Шырдан авылында Авыл көнен һәм Сабантуйны киң колач белән билгеләп үттеләр. Быел халык күңел ачулары пропискасын үзгәртте-шәһәр чите урынына халык үзәктә, иң борынгы чишмә янына җыелды, аны үз көчләре белән торгыздылар. Бәйрәмнең якты мизгелләрен хәзер үк карагыз. 10:02 Халык сынамышларына күз салыйк. 23...