Элвин Грей - Йолдызым

Аватар автора
Элвин Грей
Элвин Грей в соцсетях @elvin_grey_music «ЙОЛДЫЗЫМ» 1. Нурлы йолдыз балкый офыкта, Күңелемне өреп җылыта. Нурга күмә минем салкынча күгемне. Мин дә аңа шулай тартылам, Йолдызым, дип аңа талпынам. Бәхетлегә санап яшим мин үземне. Җырга салдым йөрәгем хисемне. Припев: Сүнмә генә минем йолдызым, Сүнмә, гомерләр үтсә дә. Син язмышым, син табышым. Син кирәксең яратып яшәргә! 2. Күзләреңә бар дөнья сыйган, Җиһанның җылысын ул җыйган. Йөрәгем тибешен сиңа багышлаем. Күңел күгем нурым, йолдызым Тормышымда тиңсез аккошым, Син язмышым минем, Сөюем чаткысы Синдә генә гомер агышым. Припев: Сүнмә генә минем йолдызым, Сүнмә, гомерләр үтсә дә. Син язмышым, син табышым. Син кирәксең яратып яшәргә! 3. Һәр сулышың шундый кадерле, Сөя алмам башка беркемне. Тик синең яныңда миңа шундый рәхәт. Икәү барсак тормыш юлыннан, Кулларыңны алмый кулымнан Булганыңа җирдә, туганыңа рәхмәт. Күңелем йолдызы син кирәк! Припев: Сүнмә генә минем йолдызым, Сүнмә, гомерләр үтсә дә. Син язмышым, син табышым. Син кирәксең яратып яшәргә! #радикюльякшин

0/0


0/0

0/0

0/0

0/0