Татарча мәкам: сура «Мульк» (Власть) - Мөлек сүрәсе (Тәбәрәк сүрәсе)

Аватар автора
Миллиард.Татар
Тәбәрәк сүрәсе В честь наступившего месяца Рамадан (Рамазан) редакция «Миллиард.Татар» совместно с Центром подготовки хафизов Корана, Российским исламским институтом и радио «Китап» подготовила ролики с рецитацией Корана в манере, характерной для Волго-Уралья. В народе эту манеру чтения сур называют «татарский макам». Ролики озвучил выпускник Центра подготовки хафизов Корана, призер Конкурсов по чтению Корана Ильназ Ильнарович Хазиев из Казанского исламского университета. Сура Корана Әл-Мүльк (Хөкемдарлык) сүрәсе Мәккә чоры, 30 аять Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән! 1. Хөкемдарлык [кодрәт] фәрманында булган [Аллаһ] бөек, һәм Ул [һәрнәрсәгә көче җиткән] кодрәтле. 2. Ул, сезнең кайсыгыз гамәлләренә күрә күркәмрәк булуын сынар өчен, үлемне һәм тереклекне яралтты [сезнең кылачакларыгыз хакында әзәли гыйлемен уртага чыгарачак, соңыннан Үзенең гыйлеменә күрә түгел, кылганнарыгызга күрә әҗерләрегезне бирәчәк]. Ул – Бөек [Җиңелмәс], [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче. 3. Ул катлы-катлы итеп җиде күкне яралтты. [И, күрә белгән кеше! Никадәр генә эзләсәң дә, барлыкларын соң дәрәҗәдә кызганган] Рахман яралткан нәрсәләрдә бернинди кимчелек күрә алмассың. [Әгәр дә берәр шигең булса, күкләргә] Тагын бер күз сал, бер-бер бозыклык күрә аласыңмы? 4. Шуннан соң тагын ике мәртәбә күзеңне төбәп кара. [Нәтиҗәдә] Күз сиңа [эзләгән бозыклыкны таба алмыйча] көчсез һәм алҗыган хәлдә кайтыр. 5. Без [сезгә] дөнья күген кандилләр [кебек балкыган йолдызлар] белән бизәдек. Аларны [фәрештәләр...

0/0


0/0

0/0

0/0