Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. выпуск от 6 мая 2026 года
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 06.05.2026 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:26 "Җиңү утын саклыйбыз!" Бөтенроссия акция кысаларында Осиновоның үзәк мәйданында тантаналы чара узды. «Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарга һәйкәл" мемориалы челтәр газына тоташтырылды. Бу көнне бер үк вакытта Россиянең Җиңү истәлегенә багышланган 12 мемориалында Мәңгелек утлар кабынды. Алар Бөек Җиңү турындагы Изге истәлекнең илебезнең һәр почмагында кадерләп саклануын исбатлый. 00:57 Яшел Үзәндә Җиңү паркы төзекләндерелә. 9 нчы майга шәһәр халкына төп бүләк-яңартылган Дан Аллеясы. Анда фронтта батырлык күрсәткән якташларыбызның 19 портреты яңадан ясалган. Элеккеге барельефлар пластиктан һәм бетоннан эшләнгән булган, хәзер исә аларны бронзада мәңгеләштерәләр. 03:30 Җирле халык авыр техника тавышына шат кына. Республикада "Безнең ишегалды" масштаблы программасын гамәлгә ашыру тулы куәтенә бара. Безнең шәһәр һәм районда сезон ахырына кадәр алтмыштан артык йорт яны территориясен төзекләндерергә планлаштыралар. Яшелүзәнлеләрнең катгый контроле астында ишегаллары ничек үзгәрә? Безнең сюжетта. 06:27 Киләчәк турында уйлау - бүген үк нигез салу дигән сүз. Яшел Үзән районы мәктәпләре директорлары Серго исемендәге заводка экскурсия ясады. «Киләчәккә Билет: инженерларны мәктәптән предприятиегә кадәр үстерәбез...