Гаиләдә хатын-кыз баш була аламы? | Имамнан сорыйк

Аватар автора
Телеканал ХУЗУР ТВ
Бүгенге чыгарылыштагы гаилә темасына багышланган сорауларга "Имамнан сорыйк" тапшыруында «Габдрахман ибн Гауф» мәчете имам-хатыйбы Данис хәзрәт Баһаветдинов җавап бирә. 05:20 Бер танышым бар. Ул үзен буйсынмас хатын-кыз дип атый. Ул, мөгаен, гаиләсендә үзе теләмәстән баш булыр. Гаиләдә хатын-кыз баш икән, бу ни белән бәйле була? Гаиләдә хатын-кыз баш булырга тиешме? 17:50 Гаилә дусларыбыз балаларына никахны мәчеттә укытты. Никахта хәзрәт, кәләш белән кияүнең әти-әнисе һәм кияү белән кәләш кенә булганнар. Диндә никах укытсаң, аның турында күбрәк кеше ишетергә тиеш дип беләм. Кунаклар да күп булырга тиеш бугай. Никахны кунакларсыз уздыру рөхсәт ителәме? 22:11 Хәзерге заманда яшь гаиләдә бала тугач, бала карарга кызлар еш кына үз якларына кайтып китә. Каенаналары белән бала тәрбияләүгә караганда, үз әниләре белән бала тәрбияләү күпкә җиңелрәк, билгеле. Татар гореф-гадәтләре буенча, килен кияү йортында яшәргә тиеш дип кабул ителгән, гәрчә хәзерге көндә бу канун сакланмаса да. Бу кагыйдәнең бозылуы дини кануннарга каршы килмиме? Баланы кайсы якта тәрбияләсәң дә ярыймы? ВКонтакте:

0/0


0/0

0/0

0/0