Караоке - "Бала белэн кубэлэк" Детская песня | Габдулла Тукай "Бала белән күбәләк"

Аватар автора
Приятная зима
Бала белән күбәләк Габдулла Тукай Бала: Әйт әле, Күбәләк, Сөйләшик бергәләп: Бу кадәр куп очып Армыйсың син ничек? Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең? Сөйләп бирче тезеп, Табаламсың ризык? Күбәләк: Мин торам кырларда, Болында, урманда; Уйныймын, очамын Якты көн булганда. Иркәли һәм сөя Кояшның яктысы; Аш буладыр миңа Чәчәкләр хуш исе. Тик гомрем бик кыска: Бары бер көн генә,— Бул яхшы, рәнҗетмә Һәм тимә син миңа!

0/0


0/0

0/0

0/0