Имамнан сорыйк | Исем кушу һәм исемне үзгәртү

Аватар автора
Телеканал ХУЗУР ТВ
Дин буенча өстенлек бирелгән исемнәр бармы? Бу һәм башка сорауларга җавапны "Имамнан сорыйк" тапшыруында Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов бирә. 00:52 Апам төшендә мәрхүмә әбиебезне күргән. Ул аны үзе янына чакырган, ләкин төшкә мин килеп кергәнмен һәм әби белән үзем китәм дигәнмен. Мин бу төшне ишеткәч бик борчылдым, мондый төшләргә игътибар итәргә кирәкме? 16:48 Мин Ислам бик начар таралган урында яшим. Халыкның күп өлеше христианнар. Мин күптән түгел генә Ислам динен кабул иттем, шуңа күрә күпчелек танышларым башка дин вәкилләре. Миңа барлык элемтәләрне өзәргә кирәкме? Мин нәрсә эшләргә тиеш? 21:21 Намаз укый белмәгән кешегә ничек итеп намаз укырга? 22:41 Якын кешем исемемне үзгәртүне сорый. Минем исемем Гөлнара. Мәчеттә яңа исем кушкач, паспортымда Гөлнара исемен калдырырга ярыймы? 28:09 Исемең үзеңә начар тәэсир итмәсә, үзгәртмәсәң дә буламы? 30:04 Дин буенча өстенлек бирелгән исемнәр бармы? 32:29 Сабырлык турында һәм оҗмахка исәп-хисапсыз керү турында сорарга мөмкинме? Мондый догалардан соң мин авырулар белән бик нык сыналдым, хәзер алай сорарга да куркам. 36:19 Нинди гамәлләр башкарган кешеләргә исәп-хисапсыз җәннәткә керү булачак? ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️ Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.

0/0


0/0

0/0

0/0