Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вә сәллам балдакны кайсы бармагында йөрткән? | Имамнан сорыйк

Аватар автора
Телеканал ХУЗУР ТВ
Самолетта очканда, яисә поездда барганда, намаз укырга ярыймы? Бу һәм башка сорауларга җавапны "Имамнан сорыйк" тапшыруында "Борнай" мәчете имамы, "Зәкят" хәйрия фонды белгече Динар хәзрәт Зыятдинов бирә. 01:08 Мин киемнәр сатам. Киемне алган кешенең аны кайда киеп йөриячәген белмим. әмма дә хатын-кыз минем кыска җиңле футболкамны сатып алса, аны ярамаган урыннарда кисә, минем өстемдә гөнаһ буламы? 05:17 Гөнаһ эшеңә тәүбә итеп, уң як җилкә артыңнан өч тапкыр төкереп кую кирәклеге турында ишеткәнем бар. Болай эшләү диндә чынлап та бармы һәм ул гамәлне кайсы очракларда башкарырга кирәк? 19:34 Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вә сәллам балдакны кайсы бармагында йөрткән? 23:28 Кеше белән көн дәвамында күрешкән саен "Әссаләмү галәйкүм" дияргә кирәкме, әллә беренче күрешкәндә әйтеп куйганы җитәме? 28:59 Әгәр дә мин намазда беренче рәттә торсам, ә минем артта бабай торса, мин аңа хөрмәт йөзеннән алгы рәттәге үз урынымны бирергә тиешме? 33:18 Сәдака биргәндә тәрбия йөзеннән "юк-юк, кирәкми иде инде, рәхмәт" дип әйтү дөресме? ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️ Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.

0/0


0/0

0/0

0/0