Мөселман кешесенең чиста булуы ниләр белән билгеләнә?| Имамнан сорыйк

Аватар автора
Телеканал ХУЗУР ТВ
Бүгенге чыгарылыштагы сорауларга "Имамнан сорыйк" тапшыруында «Казан Нуры» мәчете имамы Наил хәзрәт Йосыпов җавап бирә. 01:40 Мөселманның чиста булуы ниләр белән билгеләнә? 04:02 Тәндәге артык йон төкләрен чистартып тору хупланыла торган гамәл дип ишеткәнем бар, ягъни мөселман кешесе бу яктан да чиста булырга тиеш. Бу чынлап та шулаймы икән? 06:01 Безнең якларда мунча яраталар. Берәр нинди бәйрәмме, кунаклар кайттымы – мунча ягабыз. Мунчаны еш керергә ярыймы икән? Мунча ише җирләрдә җеннәр күпләп оялаган була дип ишеткән бар. 09:22 Мөселман ир-атына сакал үстермичә, битен шоп-шома итеп кырынып йөрергә рөхсәтме? 10:30 Безнең якларда ак төстәге яулыклар популяр. Мисал өчен, Урта Азия халыклары кара төскә өстенлек бирә дип беләбез. Мөселман хатын-кызына нинди төстәге яулыклар бәйләргә була? 21:52 Кайвакыт тырнак артык зур үсеп китә. Имеш, кисәргә өлгереп бетеп булмый. Мөселман кешесенә тырнакны никадәр зур үстерергә ярый? 23:37 Соңгы вакытта ир-атлар да тырнак кырларын чистарттыралар һәм шул рәвешле чиста гигиена таләпләрен саклыйлар икән. Тик шулай да тырнак белгечләренә ир-ат халкы йөрүен кабул итеп бетереп булмый. Бу дөрес эшме? 25:34 Безнең әтиләр буынында мыек үстерү бик популяр булган. Ислам динендә сакал үстерү хуплана. Мөселман кешесенә мыек үстерергә дә рөхсәт ителәме? 27:48 Кайвакыт кайбер мөселман кешесеннән тир исе яки авыз исе аңкый. Тир исен составында тыелган матдәләр булган дезодорантлар кулланырга ярамаудан, ә авыз исе хуш исле һәм тәмле сагызлар составында...

0/0


0/0

0/0

0/0