Туган як. 6. «Кичке уен»

Аватар автора
Залия Хисами
Тамашаның тамашасы инде кызлар уены дигәне. Ничекме? Язын җир-су кибеп, чирәмнәр келәмдәй яшәрү белән, яшьләр тау буена чыга… Уен дигәнең дә, һич уен түгел, тормыш юлының бер башы ул кызлар уены. Хикмәт уенда гынамыни, кызлар-егетләр танышкан, сүз-вәгъдә бирешкән, кунак кызларын күзләгән, булачак кода-кодагыйларны абайлаган күңел бәйрәме бит ул. Ямьле йоласы шундый, бәйрәмчә җае шул аның… Яшьләр шулай уен корган, күңел ачкан, кавышкан. Олылар тамаша кылып, кәеф-сафа корып йөргән. Аксакаллар кордашлары белән очрашканнар, киңәш-табыш итешкәннәр, үткәннәрне искә алганнар. Яшьлегемнең һәрбер истәлеге авылыма килеп тоташа, Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам җыр аша. *********************************************************************** Материаллар: Гайса Хөсәенов «Кызлар уены» – «Таштагы язулар» җыентыгы Шигырьләр: Әлфирә Бикмәтова «Кичке уен» Мөдәрис Әгъләмов «Кичке уен», «Авылда алма исе» Лена Шагыйрьҗан «Кичке уеннар» Җырлар һәм аларны башкаручылар: «Эх, алмагачлары» «Зөләйлә» төркеме «Агыйдел каты ага» Асыльяр «Кичке уен» Вил Усманов «Авыл көе» Гәбделфәт Сафин «Уйна, гармун» Радик Динәхмәтов

0/0


0/0

0/0

0/0