Туган як. 5. "Тальян" әкият

Аватар автора
Залия Хисами
Аңа Тальян дип исем биргәннәр… Тальян чынлап та искиткеч булган, йөзе нәкъ шул көнне туган таңга охшаган, күркәм, ихлас, саф, нур сибеп тораган ди… Ә иң яраткан әйбере гармун булган, ди. Халык Тальянны бик яраткан, чөнки ул барысына да авыр-җиңел, кайгы-шатлык вакытларында күңел терәге булган… Бармаклары тияр-тимәс гармун телләренә кагыла, җанны үтеп чыгарлык көй ишетелә һәм көчәйгәннән көчәя. Ә Тальян гармунында өзелеп-өзелеп, җаны тәне белән гомере буе эзләгән, тапкан көен уйный. Ике гомернең бу иң бәхетле мизгеле була… ***************************************************************************** Материаллар: Вәрис Акбашев «Тальян», әкият Рөстәм Вәлиев, «Казан нуры» халык кораллар оркестры башкаруындагы халык көйләре

0/0


0/0

0/0

0/0