Тугун як 33 "Икмәк кадере"

Аватар автора
Залия Хисами
…Безнең татар халкында исә икмәккә хөрмәт аеруча зур иде. «Ипекәй» дип кадерләп кенә йөртә иде ул аны… Әгәр урамда ипи сыныгы ятканын күрсә, ул аны, иренмичә иелеп алып, читәнгә яки бүрәнә ярыгына кыстырып китә… Безнең аңдагы ипи кадере башка шул… Без – ачлыкны күргән кешеләр. Заман баласы аңламый аны. «Ничек инде ипи булмаска мөмкин?!» – дип уйлый. Икмәк кадере ул шундый нәрсә: ипи булгач, онытыла, булмаганда гына тскә төшә… Мин – авыл җирендә үскән кеше. Һәр бөртек иген, башак өчен игенченең ничек тырышканын, тир түккәнен яхшы беләм. …Елларның авыр килгән чаклары, тулышкан башакларны җыеп алырга насыйп булмаган корылык яки бик явымлы еллар да булгалый. Андый вакытларда Җир-ана белән бергә елый игенче. Шуңадыр да икмәкнең кадерен игенче генә белә шул… Таянырга нокта булып шулай Тудыра ул бер олылык хисе. Табынында ипи торса гына Үзен иркен, горур сизә кеше. ********************************************************* Материаллар: Хуҗи Мәхмутов «Икмәктән олы аш юк» – «Язылмаган кануннар» җыентыгы Дания Гайнетдинова «Икмәк кадере», парча Резеда Мостафина «Икмәк – тормыш нигезе» – «Тулпар» журналы, 2007, № 5 Гөлнур Сафиуллина «Әйбәт кеше ул!» – «Сөембикә» журналы, 2012, № 10 Наилә Хөрмәтова «Күз алдыма әниемнең нурлы йөзе килеп басты…» – «Сөембикә» журналы, 2010, № 11 «Икмәк кадере» – «Гаилә һәм мәктәп» журналы «Икмәк – тәгам генә түгел…» – «Тулпар» журналы, 2006, № 1 Шигырьләр: Харрас Әюп «Икмәк» Вәрис Акбашев «Икмәк җанлы әнием» Фәнис Яруллин «Ипигә мәдхия» Әхәт...

0/0


0/0

0/0

0/0