Туган як 32 "Икмәк ил хәзинәсе"

Аватар автора
Залия Хисами
Ипи салу… Дөньяда иң игелекле, мәгънәле, иҗади бер эш ул. Ипи салу – хатын-кызның бер тәүлеккә сузылган эше… Ипи салу… Ул – ничек? Аңа ниләр кирәк? Кирәк әйбер күп түгел. Иң беренче – эш ярата торган, бай күңелле хатын кирәк… Дөньядагы шушы иң илаһи шатлыкка ирешү өчен, яулыклы затлар күпме физик, рухи, зиһни көч куядыр, анысын бер Аллаһ үзе генә беләдер… Икмәк - барлык матди һәм рухи байлык нигезе, ул безне рухландыра, безгә көч, кодрәт, куәт бирә… Икмәк – безнең организм өчен иң кирәкле һәм иң файдалы аксым. Ә белүебезчә, аксым – яшәү нигезе… Икмәк безнең өчен кешеләрне берләштерү чарасына әйләнде, ни өчен дигәндә, кешеләр аны гомуми бәйрәм өстәлендә бүлешә. Икмәк безнең өчен хезмәт бөеклеге символына әйләнде, ни өчен дигәндә, ул маңгай тире белән үстерелә. Икмәк безнең өчен рәхим-шәфкатьлелекнең аерылгысыз юлдашына әйләнде, чөнки аның белән иң авыр елларда уртаклашалар… Дөньябыз гел ак-сафлыктан тормый, Заманыбыз бүген хикмәтле. Кадерен белеп яшик туган илнең, Әнкәйләрнең, кара икмәкнең! ******************************************************************* Материаллар: Зөфәр Хәмидуллин «Икмәк турында баллада» – «Кызыл таң» гәзите Шигырьләр: Фәния Чанышева «Икмәк исе» Харрас Әюпов «Арыш кыры» Госман Садә «Алтын бөртек рәхмәте» Фәнис Яруллин «Төгәл үлчәү» Рәсимә Мостафина «Өмет» Галимҗан Гыйльманов «Икмәк» Җырлар һәм аларны башкаручылар: «Әнкәй, синең куллар» Илһам Шакиров «Шаулап үсә арышлар» Идрис Газиев «Чалгычы җыры» Айрат Аббасов «Косилка-молотилка...

0/0


0/0

0/0

0/0