Сабантуй в Бизяках 2024. Конные скачки

Аватар автора
Лили Хаер
Бәзәкә сабантуенда ат чабышы нәтиҗәләре Халкыбызның иң яраткан бәйрәме сабантуйлар быел да гөрләп узып киттеләр. Сабантуйга авылдашларыбыз да, чит яклардан кунаклар да кайткан иде. Барысының да очрашулардан- күрешүләрдән йөзләре шатлык белән тулган. Киләсе елларда да шулай матур итеп үткәрергә язсын сабантуйларны! Сабантуйның йөзек кашы, билгеле инде, ат чабышлары. Бу гадәт борынгы бабаларыбыздан калган һәм бүген дә традицияне бертуган Таҗиевлар тырышлыгы белән дәвам итәләр Бәзәкәдә. Бик зур рәхмәт аларга сабантуй кунакларына шундый зур бүләкләре өчен! Ат чабышлары “Бәзәкә атлары” һәм “Кунак атлары” номинацияләрендә үткәрелде. Түбәндә ярышлар нәтиҗәләре белән таныштырабыз. "Бәзәкә атлары" номинациясе: 1 урын: бертуган Таҗиевлар, "Авангард" исемле 9 яшьлек ат, җайдагы Таҗиев Мансур («Талтиннар» нәселе исемендәге приз- 20 000 сум. Иганәче Кәлимуллиннар гаиләсе); 2 урын: бертуган Таҗиевлар, "Королева ветра" исемле 3 яшьлек ат, җайдагы Таҗиев Марат (Мирзаянов Мехаматша Мирзаян улы исемендәге приз- 15 000 сум. Иганәче Кәлимуллин Фәрит Рәшит улы); 3 урын: Миннешаехова Фәридәнең "Йолдыз" исемле 11 яшьлек аты, җайдагы Узоков Нуроддин (“За боевые заслуги” медале кавалеры Кәримов Галиәхмәт исемендәге приз- 10 000 сум. Иганәче Латыйповлар гаиләсе, Железногорск шәһәре); 4 урын: ООО "Колхоз "Кама", "Малайка" исемле 10 яшьлек ат, җайдагы Баймурадов Сиразетдин (шагыйрь Марсель Гыймазетдинов исемендәге приз-5 000 сум. Иганәче Гыймазетдинов Марат Марсель улы) . "Кунак атлары"...

0/0


0/0

0/0

0/0