Мәңгелек дан!

Аватар автора
Лили Хаер
#моиБизяки #хәтерхәтирә #китапханәчеязмасы 1941 елның 22 июнь иртәсе, якшәмбе көн. Иртәнге сәгать 4 тә фашистлар Германиясе бернинди кисәтүләрсез туган илебез Советлар Союзына бәреп керә. Безгә сугыш башланганчы фашистлар инде Австрия, Чехословакия, Польша, Францияне һәм Европаның башка илләрен басып алган булалар. Бу илләрнең промышленносте инде фашистларга эшли. Шуңа күрә, алар Мәскәүне 3-4 ай эчендә алып, Октябрь бәйрәме көннәрендә башкалабызда хәрби парад үткәрү турында хыялланалар. Барлык совет халкы фашист илбасарларына каршы бердәм булып сугышка күтәрелә. Бөек Ватан сугышы – кешелек тарихында иң каты, иң газаплы сугыш башланып китә. Сугыш башлану турындагы хәбәрне Левитан радио аша игълан итә. Бу хәбәр көн урталарына безнең Бәзәкә авылына да килеп җитә, авылда шау-шу куба. Икенче көнне үк авылның 26 ир-егетенә сугышка чакырылу турында повестка килә. Бу ирләрне озатырга бөтен авыл күтәрелә. Атларга төялеп “Герман көе”н җырлый-җырлый алар соңгы кабат авылны әйләнәләр. Олысы-кечесе аларны авыл башына кадәр чыгып, фашистларны җиңеп исән-сау кайтуларын теләп озатып калалар. Ләкин, бик күпләргә кайту насыйп булмый шул. Бу елларда киткәннәр сугышта, тылдагылар авылда “кайтыр әле” дигән өмет белән яши. Сугыш елларында бу меңнәрнең язмышы. Әнә шундый меңнәрнең бары тик берсе турында сөйләп китәсем килә бүген. 1941 елның җәй башында Гайнетдинова Камал апаларга Фирганәдән кунаклар кайтып төшәләр. Ничә елга бер кайту, кунакка алдырулар... Ләкин, көтмәгәндә башланып киткән...

0/0


0/0

0/0

0/0