Ромашка. Ифрат Хисамов көе, Миргалим Харисов сүзләре. Жырнын сузлэре видео астында.

Аватар автора
Мингазов Азгам
#ромашка#гармунчы#музыка#уйнагызгармуннар#татарчакойлэр Для тех, кто хочет выразить благодарность: (Сбер) 408 178 107 6200 596 1316 Мингазов Азгам гармунда уйный./ Ромашка. Ифрат Хисамов көе, Миргалим Харисов сүзләре. Ап-ак күлмәгеңне киясең, Назлы җилгә башың иясең. Син, ромашкам, гашыйк күңелгә Юаныч һәм шатлык бирәсең. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, Бишәү генә шикелле; Йөрәгемдә утлар яна, — Яратуы икеле. Ал тан нурларына төренеп, Тезелгәннәр синең чукларың; Яратамы, юкмы, дигәндәй, Чукларыңда уйный чыкларың. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, Бишәү генә шикелле; Йөрәгемдә утлар яна, — Яратуы икеле. Моңсуланган чакта күңелем Очратам да сине, куанам. Җавап эзләп янган йөрәккә Чукларыңны санап юанам Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, Бишәү генә шикелле; Йөрәгемдә утлар яна, Болай булмый бит инде. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, Бишәү, алтау — ярата, Үзе, наян, ярата да, Юри генә шаярта.

0/0


0/0

0/0

0/0