Хит Хании Фархи. Хәния Фәрхи - "Хакым бармы?" Гөлнур Айзат сүз. Илнур Саттаров муз

Аватар автора
Гармонические драгоценности
Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче композитор, Хәния Фәрхинең бик күп танылган җырларының авторы Илгиз Закиров: «Хәния белән матур итеп эшләп йөрдек, бергәләп бик күп концертлар куйдык. Башкортстанның бер генә йөрмәгән районы да калмагандыр. Берсендә Хәниянең туган төбәге Тәтешлегә Сабантуйга кайттык. Шунда Хәния беренче тапкыр минем Әнгам Атнабаев шигыренә иҗат иткән «Танып буе әрәмә» дигән җырымны башкарды. Бу җырның презентациясе булды инде ул. Ярар, Сабантуйлар матур гына үтте. Көн эссе, Мәйданнан ерак түгел шул җырдагы Танып елгасы ага. Аны-моны уйлап тормадым, яр буена бардым да сикердем суга. Куырып алмасынмы, малай! Чишмә суымыни, шулкадәр салкын! Көчкә кире йөзеп чыккан идем шул вакытта. Мин бит Сөн буйларында туып-үскән егет. Безнең якларда су тиз җылына, июнь башларында ук су коена башлый идек. Ә Танып — Пермь якларыннан ук агып килүче салкын сулы тау елгасы икән. Мин аны каян белим инде. Хәния әлеге җырны җырлаган саен, шул су кергәнем искә төшә торган иде.

0/0


0/0

0/0

0/0