Изге Болгар җыены 2023

Аватар автора
Телеканал ХУЗУР ТВ
21 майда, мөселман календаре буенча Зөлкагъдә аеның 1 нче көнендә, Болгарда ел саен үткәрелә торган Изге Болгар жыена чарасы узды. Бу чараның үзенчәлеге булып Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) һәм аның сәхабәләренең ун реликвиясеннән торган уникаль экспозиция тора. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Изге Болгар җыенында катнашучылар һәм кунаклар өчен күргәзмә ачылды.

0/0


0/0

0/0

0/0