Кошман авылы мәдәният йортында «Ялкын» төркеме концерт куйды

Аватар автора
Кайбицы-информ, филиал АО «ТАТМЕДИА»
Кошман авылы мәдәният йортында «Ялкын» төркеме концерт куйды. Ул Кайбыч районы оешуның 35 еллыгына багышланды. Концерт программасы тирән эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп төзелгән иде. Илгиз Борһанов, Талия Сәлахова, Рәйсә Бикмуллина үзләренең матур җырларын бүләк итте. Сөмбел Гыйниятуллина һәм Ләйсән Гыйрфанова татар халык биюен, шаян биюләрне бик оста башкарды. Венера Фруэнтова кызыклы скетчлары белән тамашачыларны көлдерде. Концертта барыбыз да яратып тыңлый торган «Язмышым-син Кайбычым» җыры да яңгырады. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина кошманлыларга күңелле ял һәм бәйрәм сәгатьләре бүләк иткәннәре өчен "Ялкын" төркеме артисларына рәхмәт әйтте, барысын да район туган көне белән котлады.

0/0


0/0

0/0

0/0

0/0