Кеше компьютердан Коръән укыганы өчен савап аламы?|Имамнан сорыйк

Аватар автора
Телеканал ХУЗУР ТВ
Бүгенге чыгарылыштагы сорауларга "Имамнан сорыйк" тапшыруында "Апанай" мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә. 02:04 Кеше компьютердан Коръән укыганы өчен Коръәнне китаптан укыгандагы кебек үк савап аламы? Компьютердан Коръән укыганда, китаптан укыгандагы кебек үк тәһарәтле булырга кирәкме? 07:13 Тәравих намазы вакытында компьютер экраныннан Коръән укырга мөмкинме? 12:58 Дога укыганда, гарәпчә сөйләшмәгән мөселман кешесенә нишләргә? Элек мин догаларны тулысынча татар телендә укый идем. Мин татар телендә укыган Коръән аятьләре дөрес буламы? 25:04 Белгәнемчә, Коръән укыганда тәһарәтле булу кирәк. Ә Коръәнне тәһарәтсез уку мәкрух саналамы? 28:11 Ни өчен Коръәндә "без" сүзе кулланыла? Күп кенә мөселман булмаганнар бу Гайсә пәйгамбәргә (с.г.в.) ишарә булырга мөмкин дип әйтәләр. ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️

0/0


0/0

0/0

0/0