Разил Вәлиев - Егерме миллион / 9 мая / Стихи ко Дню Победы

Аватар автора
ТАТМЕДИА JUNIOR
Разил Вәлиев Егерме миллион Балалар уйныйлар «сугышлы» уены, Сугыш ул — аларга тик уен. Ә минем уемда кайтмыйча калганнар — Егерме миллион, егерме миллион. Тол килеш картайды, агарды чәчләре, Ишләрен тапмады күп куен. Куенга алыр да терелтер идем мин… Егерме миллион, егерме миллион. Яз килгәч шыталар кан төсле чәчәкләр, Котлыйлар Җиңүне — ил туен. Мәйданда ут яна, мәйданда — чәчәкләр… Егерме миллион, егерме миллион. Карыйм да кояшка, эндәшәм дөньяга: Тынычмы күңелең, ни гамең, ни уең? Мин түгел, мин түгел, эндәшә дөньяга Егерме миллион, егерме миллион! Укыйлар: Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! Без социаль челтәрләрдә: Хочешь увидеть ещё больше таких видео? Ставь ЛАЙК этому ролику! Скоро на канале будет масса новых интересных видео, не забудь ПОДПИСАТЬСЯ! Мы в социальных сетях: Интересные для тебя каналы: «СОРА-У» «Булырга тиеш» #tatmediajunior

0/0


0/0

0/0

0/0