Салават Фатхетдинов - Я, ходаем, артык күрмәче

Аватар автора
Природные диваны
Салават Фатхетдинов Текст Дөнья мәшәкатен бергә күрдек Шатлыклары бигрәк аз икән. Сөю генә түгел, кайгысын да, Уртаклашкан кеше син икән. Киләчәктә булсын балаларның Бәхетләрен бергә күрәсе. Сабырлыкка тулган мәхәббәтне Я ходаем артык күрмәче. Сабырлыкка тулган мәхәббәтне Я ходаем артык күрмәче. Кайчагында көннәр яктысын да, Караңгы төн итеп санадым. Авыр чакта тешләр кысып түзгән Мәхәббәтне гуя сынадым. Киләчәктә булсын балаларның Бәхетләрен бергә күрәсе. Сабырлыкка тулган мәхәббәтне Я ходаем артык күрмәче. Сабырлыкка тулган мәхәббәтне Я ходаем артык күрмәче. Гади хатын булган өчен сине Күңелемнән яздым сүзләрен. Җырларымны сиңа багышладым. Сандугачлар язды көйләрен. Киләчәктә булсын балаларның Бәхетләрен бергә күрәсе. Сабырлыкка тулган мәхәббәтне Я ходаем артык күрмәче. Киләчәктә булсын балаларның Бәхетләрен бергә күрәсе. Сабырлыкка тулган мәхәббәтне Я ходаем артык күрмәче. Сабырлыкка тулган мәхәббәтне Я ходаем артык күрмәче. Я ходаем артык күрмәче.

0/0


0/0

0/0

0/0