Фаиз Майдуллин "Татар моңы"

Аватар автора
FaizMaidullin
Татар моңсыз яши аламыни – Татар күңеленә моң кирәк, Тальяныңны гына сузып җибәр, Дәррәү кушылыр аңа мең тирәк! Мең тирәккә кунган мең сандугач Шундук алыр аны күтәреп, Томырылыр ул моң зәңгәр күккә – Зәңгәрлеге артыр күкләрнең. Кайда гына тыңламадым икән Моң саркыган татар көен мин – Сайрар кошлар, тал-тирәкләр белә Һәр бормасын «Әллүки»емнең. «Ишкәкче карт» җырын көйли-көйли, Ярга кага Идел дулкыны, «Карурман»ны көйләп сыкрый урман – Тарихлардан калган сулкуы. Татар моңсыз яши аламыни – Моң таба ул һәрбер аваздан, Бәлки, шул моң саклагандыр аны Мең дә ничә вәхши-явыздан. Бәлки, халкым тарих чоңгылларын Моңы белән имин үткәндер, Шул моң аңа сынмас канат булган, Шул моң аны Татар иткәндер! Кайда йөрсәм – тоям татар моңын, Ул моңлы да, уйлы, шаян да... Кара елларда да тынмаган ул, Тынмас инде килер заманда! Гарифҗан МӨХӘММӘТШИН

0/0


0/0

0/0

0/0