Поделиться в MAX

Депрессия авырумы ул, әллә күңел төшенкелеге генәме? | Имамнан сорыйк

Аватар автора
Бүгенге чыгарылышта «Күңел төшенкелеге» темасына багышланган сорауларга «Имамнан сорыйк» тапшыруында «Казан Нуры» мәчете имамы Наил хәзрәт Йосыпов җавап бирә. 01:20: Танышым берничә мәртәбә депрессиягә «чумды». Бу даимилек куркыта. Хәзрәт, һаман-һаман депрессиягә бирелмәс өчен, нишләргә була икән? 07:56 Бүгенге көндә диндә депрессия өйрәнеләме? Аңа нинди бәя бирелә? Дәвалау юллары бармы? 13:00 «Депрессия белән эшсезлектән тилмергәннәр генә авырый» дигән сүзләр ишеткәнем бар. Хәзрәт, депрессия эшсезлек сәбәбеме ул? 14:32 Депрессияне авыруга санамаучылар да бар. Хәзрәт, депрессия авырумы ул, әллә күңел төшенкелеге генәме? 18:02 Дустымны ничек итеп депрессиядән чыгарырга белмәдем. Аның нинди юллары бар икән? Хәзрәт, сезгә мөрәҗәгать итсәм ярыймы? 22:00 Депрессия вакытында ниндидер караңгылык биләп ала. Хәзрәт, бу караңгылык нәрсә ул, әйтеп китә алмассызмы? 23:26 Миңа калса, депрессия ул җитди әйбер түгел һәм тормыш рәхәтлегенә чыдый алмаудан пәйда була. Хәзрәт, сез минем белән килешәсезме? 28:06 Депрессиянең симптомнарын диндәге җен керү күренешенекенә охшатам. Җен керү белән депрессия бер-берсенә бәйле түгелме, хәзрәт? 30:18 Депрессия җан авыруымы, тән авыруымы? 32:37 Без кайсы очракларда депрессиягә бирешергә мөмкин? Моны алдан чамалап торып буламы? 39:40 Хәзрәт, депрессиягә киткән кешене туганнары өшкерә аламы яки хәзрәтне чакыртырга кирәкме? Монда нинди догалар ярдәм итә? 164

0/0


0/0

0/0

0/0

0/0