Кайбычта туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды

Аватар автора
РГ "Кайбыч таннары" ("Кайбицкие зори")
Кайбычта туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды Район ЗАГС бүлегендә дүрт сабыйга туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды. Күптән түгел бәби алып кайткан гаиләләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килде. Әлеге тантананың төп сәбәпчеләре — Рәзилә, Рәзил, Снежана һәм Салават. Бу дүрт бәләкәч тәүге документлы булды. Тантана игезәк балалар тууны теркәү белән үзенчәлекле иде. Рәзилә белән Рәзил Олы Кайбычта яшәүче Роза һәм Радик Хәкимҗановлар гаиләсендә өченче һәм дүртенче балалар булып дөньяга килгәннәр. Снежана — Кошманда яшәүче Евгения һәм Геннадий Калдиннар гаиләсендә бишенче бала булып туган. Аларның авылдашлары Резедә һәм Ленар Гыйрфановлар да тантананың хөрмәтле кунаклары булды. Күптән түгел алар дүртенче сабыйлары – уллары Салаватны алып кайтты. ЗАГС бүлеге начальнигы Зилә Абдрахманова безнең районда һәрбер яңа туган сабыйның игътибар үзәгендә булуын әйтте, гаиләләргә иминлек теләде. Әти-әниләр тантаналы шартларда актлар язуына кул куйганнан соң, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга балаларының туу турындагы таныклыгын тапшырды һәм ихлас теләкләрен җиткерде. Әлеге гаиләләр район башлыгы кулыннан бүләкләр – бәби өчен кирәк-яраклар җыелмасы, йомшак уенчык алды. Әниләргә чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Аларны котларга хезмәттәшләре дә килде, шатлыклы вакыйга уңаеннан тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.

0/0


0/0

0/0

0/0