Сосна чабатасы / Соснинская плясовая — Государственный ансамбль песни и танца РТ, 2025 год

Аватар автора
Государственный ансамбль песни и танца РТ
«Сосна чабатасы» – татар халык музыкасы, Р. Мостафин эшкәртүендә, оркестр өчен Ш. Шәмгунов эшкәртүендә, Р. Гарипова куелышында. Номер Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 2024 елның августа аенда Казан Кремлендә булган концертыннан алынды. «Чабата» исемле бу шаян бию Раилә Мөхәммәтхан кызы Гарипова тарафыннан 2007 елда куелган. Биюнең нигезендә, Балтач районының үзәгеннән 5 км ераклыкта урнашкан, Сосна авылында тупланган фольклор материал ята. Нәкъ менә биредә бу күңелле, аякларны кыштырдатып, гәүдәне (кортусны) буш итеп тотып һәм куллар белән гади хәрәкәтләр ясап бии торган бию туган. Бу биюне Сосна авылында иң оста итеп башкаручы – Әсмәбикә ханым Габидуллина. Авылга XVI гасырның икенче яртысында нигез салына. Элек биредә наратлык булган һәм марилар яшәгән. Татарлар Казан арты якларыннан күченеп килгән. Шуңа күрә кул һәм аяк хәрәкәтләрендә мари хореографиясенең алымнары күренә. Р. Гарипова биюгә профессиональ сәхнә формасын бирә, әмма шул ук вакытта номерның «үзенчәлеге» булган фольклор нигезен оста итеп саклап кала. 1858 елгы мәгълүмүтләргә күз салсак Сосна - Балтач районының иң зур авылы. Октябрь революциясенә кадәр Сасна авылында зур мануфактура эшләгән. Аның эшләнмәләрен Макарьевск, Минзәлә, Эрбет ярминкәләрендә сатканнар. «Чабата» — татарская народная музыка, обработка Р. Мустафина, инструментовка Ш. Шамгунова, постановка Р. Гариповой. Номер из концерта Государственного ансамбля песни и танца Республики Татарстан, который состоялся в августе 2024...

0/0


0/0

0/0

0/0