11. Бәхеткә ирешү сәбәпләре || Шейх Габдерахман ӘсСагди || Әлфис әбу Мөхәммәд

Аватар автора
Туры юл الصراط المستقيم
✅ Бел, Аллаһның сиңа рәхмәте һәм бәрәкәте булсын һәм сине туры юлга күндерсен! Татар телендә булган, Бәхеткә ирешү сәбәпләре, турында дәресләр. 11нче дәрес Лекциянең эчтәлеге: 11) Дөньяви мәсьәләләрдә үзеңнән түбән булган кешегә карау, ә дини мәсьәләләрдә үзеңнән югары булган кешегә карау тиешле. Дини кешегә күбрәк тартыл, аның белән вакытыңны үткәр. Рәсүлебез ﷺ: "Кеше үзенең дустының динендә була, шуңа һәрберегез кем белән дус буласын (яхшылап) карасын",- дип әйткән ( Әбү Дауд 4833, Тирмизи 2378). -Аллаһның тәкъдиренә, үз тормышыңнан гел разый бул һәм хөсетлекне, көнчелекне бетер! Рәсүлебез ﷺ: “Бер-берегездән көнләмәгез, сезнең арада булган нәфрәтне калдырыгыз һәм араларны өзмәгез! И, Аллаһның коллары! Бер-берегезгә кардәшләр булыгыз!", - диде. (Мөслим 6530) 12) Үзеңне Аллаһның тәкъдиренә, киләчәк сынауга әзерләү. Аллаһ Коръәни Кәримдә болай диде: “Син (Мөхәммәд) аларга: "Безгә Аллаһ язганнан (тәкъкир кылганнан) башка бернәрсә дә ирешмәс. Ул - безнең Саклаучыбыз (Ярдәмчебез). Шуңа күрә, мөэминнәр Аллаһка гына тәвәккәл итсеннәр", - дип әйт."(9 сүрә, 51 аять) Рәсүлебез ﷺ: "Берәр мөселманга авырлык (сынау) килсә, хәтта аны энә генә чәнчесә дә, Аллаһ моның аша, агач яфракларын койган кебек, аның гөнаһларын кичерер", - дип әйтте. (Бохари 5648, Мөслим 2571) 13) Кеше бу дөньяның вакытлыча гына һәм бик кыска икәнен белергә тиеш. Рәсүлебез ﷺ: “Бик еш ләззәтләрне өзүче (үлемне) искә алыгыз!", - диде. (Тирмизи 2307) 14) Әгәр кеше сиңа зыян ясый (көлә, мыскыл итә) икән...

0/0


0/0

0/0

0/0