Нинди гөнаһ кеше үтерүдән дә зуррак?! Иң зур гөнаһлар | Раил Фәйзрахманов

Аватар автора
ТАТИСЛАМ
Ширек – нәрсә ул? Барча мактау-данлау Аллаһ Тәгаләгә! Без Аңа шөкрана кылабыз, Аннан ярдәм сорыйбыз, Аның ярлыкавын үтенәбез! Үзебезнең начарлыгыбыздан, бозык гамәлләребездән Аллаһ Тагәләдә сыену эзлибез! Аллаһ туры юлга күндерсә, берәү дә адаштыра алмас, Аллаһ адаштырганнарны исә берәү дә туры юлга кертмәс. Шәһәдәт бирәмен: Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы иләһи зат юк, Ул Берүзе, Тиңдәшсез, һәм шәһәдәт бирәмен: Мөхәммәд аның колы һәм илчесе! Бу дөньяда һәркемнең, кем һәм нинди генә булуына карамастан, бәхетле буласы килә. Шул максатка ирешү өчен көн-төн тырыша, сәбәбен кыла адәм баласы. Бу – табигый хәл. Әмма мөселманнар өчен аларны бу дөньяда да, ахирәт тормышында да бәхетле итә торган сәбәп бары бер: Аллаһка итагатъ итеп, Аның Расүле өйрәтеп калдырган изге гамәлләрне үтәп яшәүдә. Аллаһ Раббыбыз бу хакта Коръәндә әйтә: “Изге гамәлләр кылган хак мөэминнәр, кирәк — ир булсыннар, кирәк — хатын булсыннар, аларга дөнья да, ахирәттә дә яхшы тормыш, ә кылган гамәлләренең күркәмрәк әҗерен бирербез” (“ән-Нәхел” сүрәсе, 97 аять). “Дөреслектә, иман китереп изге гамәлләр кылган хак мөэминнәрнең барачак урыннары Фирдәвес җәннәте булыр” (“Кәһаф” сүрәсе, 107нче аять). Әлеге аятләрдән күренгәнчә, әгәр Аллаһка иман китереп, изге гамәлләр кылып яшәсәк, Аллаһ Тәгалә безне яхшы тормышта яшәтәчәк һәм, ахыр чиктә, фирдәүс җәннәтләренә кертәчәк. Ә иң изге гамәлнең ни икәнлеген беләсегез киләме? Җавап бер: Аллаһның бер үзен генә хакыйки иләһ дип танып, Аңа гына гыйбадәт кылу. Әмма...

0/0


0/0

0/0

0/0