ПЕНЗА «АК КАЛФАК»

Аватар автора
ТНВ Ульяновск
Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар җәмгыяте оешканга быел 30 ел тула. 1992 нче елда Казанда барлыкка килгән әлеге оешма соңгы елларда республикабызда гына түгел, илебезнең татарлар яши торган барлык төбәкләрендә һәм хәтта чит илләрдә дә үз бүлекчәләрен булдырды. Шуларның берсе 2015 нче елда Пенза өлкәсендә оешкан иде. Бүген Пенза ак калфаклылары төбәктәге татар иҗтимагый тормышында катнашып әби-апалар өчен генә түгел, ә иң мөһиме- яшь кызлар өчен дә берсеннән-берсе кызыклы һәм файдалы чаралар уздыралар. Шушы көннәрдә генә алар кул эшләреннән торган зур күргәзмәне якташларына тәкъдим иттеләр. Теманы Рамис Сафин дәвам итә.

0/0


0/0

0/0

0/0