Раяз Фасыйхов "Китәсең" җырын башкара

Аватар автора
Healing Plants Collection
"Китәсең" Рәмис Аймәт сүзләре Урал Рәшитов көе Китәсең… Урал Рәшитов көе Язлар булып килеп кергән идең, Көзләр булып китеп барасың. Ерагая бара, ерагая Безнең мәхәббәтнең арасы. Кушымта: Көзләр булып китеп барасың син, Соңгы яфрак кебек талпынып. Йөрәгемдә минем дөрләп яна Көзге усакларның ялкыны. Ерагая бара ант-вәгъдәләр, Серле карашыңның җылысы. Якыная… сине кочып алган Күксел рәшәләрнең сулышы. Кушымта. Дөрләп яна минем йөрәгемдә Үткәннәрнең һәрбер мизгеле. Ул көннәрнең һәрбер мизгеле дә Килеп табынырдай изгеме?!

0/0


0/0

0/0