Кайбыч умартачылары Казан шәһәрендәге мәдрәсәгә барды

Аватар автора
РГ "Кайбыч таннары" ("Кайбицкие зори")
Бүген районыбызның төрле авылларда яшәүче умартачылары Казан шәһәрендәге Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә барды. Бу очрашуга озак еллар буена район башлыгы урынбасары булып эшләгән Рәмис Хәялиев җитәкчелегендә Кайбыч умартачылары барды. Алар арасында умартачылар — Иске Чәчкабтан Айдар Хәсәнов, Хуҗа Хәсәннән Михаил Апачев, Победа поселогыннан Сергей Мышев, Кошманнан Илдар Әхмәтшин, Олы Урсактан Минфариз Зәйнуллин, Арысланнан Александр Грошев, Афанасьевкадан Мөнир Баһавиев бар иде. Күргәнегезчә, мәчеткә баручылар арасында төрле конфессия вәкилләре бар. Сере гади — әлеге умартачыларның барысы да дүрт ел элек әлеге мәдрәсәгә бал кортлары белән бергә умарта оясы бүләк иткән. Бу изге эшнең башында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин торган. Рәмис Хәялиев умарта кортларын илтеп урнаштыруда саллы өлешен керткән. Кайбыч умартачыларын мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин каршы алды. Ул аларны мәдрәсә, аның музее, бакча, умарта, теплицалары белән таныштырды. Авыллар өчен имамнар әзерләүче мәдрәсәдә дини белем генә түгел, хезмәт тәрбиясе дә бирелә. Ильяс хәзрәт район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, умартачыларга игелекле эшләре өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Мул итеп хәзерләнгән табын артындагы төшке аштан соң, бергәләп өйлә намазын укыдылар.

0/0


0/0

0/0

0/0