Ялгыз балан

Аватар автора
Нотная магия
Ялгыз балан Марат Кабиров сүзләре Ризван Хәкимов көе Урман эче… Нәни алан…(Урман уртасында аклан,) Аландагы ялгыз балан (Акландагы ялгыз балан) Әнкәемне искә төшерде Аның да бит язмышлары — Газаплары, сагышлары Ачы шушы балан шикелле. Әнкәемне күргән сыман Баланнарга карап торам… Кичерегез безне (мине), баланнар!. Күреп кайгы, мең җәзалар (газаплар) Үстергән дә безне алар, Ә үзләре ятим калганнар (Хәзер инде ялгыз калганнар). Безне сагынып көтә-көтә. Күз яшьләрен сөртә-сөртә, Яшәүләре рәхәт (җиңел) дисеңме?! Гомер буе ялгыз (көткән) әнкәм, Кичер, әгәр кичерәлсәң… Мин үзем дә балан шикелле. Утлы-ачы (ачы-татлы) күз яшьләре. Гүя, балан тәлгәшләре, Керфегемдә туңып калганнар. Әнкәемне күргән сыман, Баланнарга карап торам… Аңлый микән мине баланнар?... (Бу җыр Ризван Хәкимов, Хәния Фәрхи репертуарында бар. Җырның тексты ерлар. рu сайтынан алынды). #хәнияфәрхи#ризванхәкимов#яратканҗырлар

0/0


0/0

0/0

0/0