Оксана Ильюп - Канатлар (автор башкаруында)

Аватар автора
Вокальное плато
Канатлар 1.Бу вакыт - агымсу. Әмма мин Яратамын кебек катырак. Сөеклем турыда уйларым Бар булган уйлардан татлырак. Мин синең күзләрне яратам - Ихласның саф нуры аларда. Гасырлар беткәнчедер мөмкин Бары шул күзләргә карарга. Кушымта: Иңеңдә куәтле канатлар Һәм шуңа да тыныч яныңда. Мин, кошка әверелеп, талпынам Син булган тарафлар таңына! Син булган тарафлар таңына Мин, кошка әверелеп, талпынам. Иңеңдә куәтле канатлар Һәм шуңа да тыныч яныңда. Иң таныш һәм якын моң төсле Иркәләп, тавышың чакыра. Гаҗәеп, тик синле хыяллар Бар булган нәрсәдән яктырак. Мин синең сулышны яратам - Җаныма тынычлык аңарда. Гасырлар беткәнчедер мөмкин Шул назлы сулышны тыңлырга. ©Оксана Ильюп . .

0/0


0/0

0/0

0/0