Татар халык хоры / Татарский Народный хор КФУ в фотографиях

Аватар автора
Электронный экспресс
Казан университетының Татар халык хоры - һәвәскәр студентлар хоры коллективы, Казан федераль университетының вокаль иҗат коллективларының берсе, бөтенсоюз, республика, бөтенроссия һәм халыкара фестивальләр, җыр конкурслары һәм бәйгеләре лауреаты һәм дипломанты. Казан университетының хор капелласы белән беррәттән, Казанның иң борынгы студентлар хоры булып санала. Хор 1967 елда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллин тарафыннан оештырыла. Хор составында студентлар, аспирантлар, университет хезмәткәрләре, укытучылар һәм Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казанның башка югары уку йортларын тәмамлаучылар бар. Хор эшчәнлегенең төп бурычы – яшь студентларга татар моңы нигезендә музыкаль-эстетик тәрбия бирү, җырлаучыларны һәм тамашачыларны дөнья һәм милли хор музыкасының иң яхшы үрнәкләренә җәлеп итү, аларны Татарстан Республикасы композиторлары һәм дөнья халыклары җырларында үсендерү. 1967 елдан башлап Татар халык хоры Татарстан Республикасының күп кенә шәһәр- авылларында концертлар куя. Концерт программасы белән Алма-Ата, Вильнюс, Рига, Хельсинки, Әстерхан, Уфа, Санкт-Петербург, Самара һәм Йошкар-Ола шәһәрләрендә була.

0/0


0/0

0/0

0/0