Татарча АВТОябыштыргычлар (танышу)

Аватар автора
ӘЙТЧЕ
ТАТАРча АВТОябыштыргычларны күрегез, карагыз! Барлыгы 12 штук. Халык авыз иҗаты да, прикол итеп эшләнгәне дә бар. “Әлдермешкә кайтам әле”, “Галигә барам әле”.... Аеруча кунакчыл җанлы машина йөртүчеләр өчен “Чәй эчәбезме?” дигәнен чыгардык. “Текә егетләр” белән “Тәти кызлар” да юлларда артыр, дип ышанасы килә. “Машинада бала бар”, “Шаулама! Бала йоклый” дигән традицион ябыштыргычлар да бар. Чеп-чи татарча эшләнгән мондый наклейкалар моңарчы юк иде, шуңа күрә зурдан кубып “Наклейки на авто. Впервые на татарском языке” дип тәкъдим итәргә булдык. Инстаграмда ябыштыргычларның үз аккаунты бар – @tatyabysh. Анда да керегез, карагыз фикерләшегез. #татарин

0/0


0/0

0/0

0/0