Кайбычта «Казан утлары» журналының әдәби хезмәткәрләре белән очрашу узды

Аватар автора
Кайбицы-информ, филиал АО «ТАТМЕДИА»
Кайбычта «Казан утлары» журналының әдәби хезмәткәрләре белән очрашу узды Кайбыч үзәк китапханәсе үткәргән әлеге чара әдәбият сөючеләрне, каләм тибрәтүчеләрне, китапханәчеләрне бер мәйданга җыйды. Алар белән очрашуга Казаннан иҗат әһелләре — «Казан утлары» журналының әдәби хезмәткәрләре — баш редактор урынбасары Вакыйф Нуриев, әдәби бүлек редакторы Рафис Корбан, шигърият бүлеге редакторы Фәнил Гыйләҗев кайтты. Кунакларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләлар буенча урынбасары Фәния Петухова сәламләде. Танылган язучы, журналист, публицист Вакыйф Нуриев бер гасырдан артык тарихы булган «Казан утлары» журналының үткәне, бүгенгесе турында сөйләде. Ул журналның 100 еллыгына багышлап чыгарылган «Сурәтләрдә — рухи йөзебез» дигән альбом-альманахын китапханәгә бүләк итеп бирде. Шигърият рухы белән сугарылган бу очрашуда татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбанның иҗатына аерым игътибар бирелде, чөнки ул — Кайбыч кияве. Тормыш иптәше Әлфия апа тумышы белән Олы Кайбыч авылыннан иде. Алар, Буада эшләгәндә танышып, гаилә коралар. Казанга кайтып, шунда эшләп, гомер итәләр, ике кыз үстерәләр. Кызганыч, алты ел элек Әлфия апа мәкерле авырудан вафат була. Рафис Корбан очрашуда аны сагынып искә алды, ничек итеп танышулары, гаилә корулары, Кайбычка кайтып йөрүләре турында сөйләде. Балалар өчен бик күп шигырьләр, пьесалар язган, җиде елда җиде роман иҗат иткән әдип үзенең иҗаты, хезмәт юлы белән дә таныштырды. Китапханә...

0/0


0/0

0/0

0/0

0/0