Кайбычта якынлашып килүче Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм чарасы үтте

Аватар автора
РГ "Кайбыч таннары" ("Кайбицкие зори")
Кайбычта якынлашып килүче Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм чарасы үтте 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район мәдәният йортында бәйрәм чарасы үтте. Анда районыбызның төрле авылларыннан тамашачылар җыелды. Тантана Ульянковоның "Рябинушка" халык фольклор коллективының патриотик темага чыгышы белән башланды. Надежда Пулялина, Нина Стерякова, Нина Мошкова, Марина Кармаенкова, Евгения Кирилова, Ольга Сяплина сәхнәләштергән "Смуглянка" күренешен тамашачылар алкышларга күмде. Рәдиф Сәгъди әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Сынган беләзек" мелодрамасын караганда, еладык, көлдек, тормышның асылы, яшәү мәгънәсе турында да уйландык. Аны Мөрәле мәдәният йортында эшләп килүче "Яшь йөрәкләр" театр коллективы куйды. Рольләрне Лилия Минһаҗева, Алсу Садриева, Венера Фруэнтова, Сөмбелә Гыйниятуллина, Миләүшә Әхмәтова, Сәвия Әхмәтҗанова, Гүзәлия Гыйбадуллина зур осталык белән башкарды. Төп рольне уйнаган Алсу Садриеваның бүген туган көне дә әле. Аны сәхнәдә тәбрикләделәр. Район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина күңелле ял сәгатьләре бүләк итүчеләргә ихлас рәхмәтен белдерде һәм якынлашып килүче бәйрәмнәр - Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан котлауларын җиткерде.

0/0


0/0

0/0

0/0