Каюм Бариевка багышланган чара

Аватар автора
Апастово-информ
Дәүләки авылында Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Каюм Бариев истәлегенә багышланган тантаналы чара узды.Тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле - артист истәлегенә багышланган стелланы ачу булды. Әлеге вакыйга авыл халкын, кунакларны һәм якыннарын бер мәйданга җыйды. Стелла ачылганнан соң, чара мәдәният йортында дәвам итте. Фойеда кунакларны бай эчтәлекле күргәзмә каршы алды.

0/0


0/0

0/0

0/0

0/0