Корбан гаете - Аллаһы Тәгаләгә якынаю ул.

Аватар автора
Ярдам ТВ - Yardem TV
гадәти көннәрдәгегә караганда берничә тапкырга артыграк бирә. Бу көннәр – Зөлхиҗҗә аеның (беренче) ун көне». Бу хәдисләр имам Әхмәд, Әт-Тирмизи, Әбү Давыт җыентыкларында китерелә. Ибн Габбастан Ибн Мәдҗә риваять кыла. Бу көннәрнең шулай аерып әйтелүенең үз сәбәбе дә бар кебек, чөнки нәкъ менә шушы көннәрдә Исламның баганасы булган төп гамәлләр кылына: нәфел намазлары укыла, ураза тотыла, Хаҗ үтәлә һәм сәдака тапшырыла. Иң изге ике бәйрәмебезнең берсе – Корбан гаетен чистарынган, гөнаһлардан арынган килеш, ихласлыкта, иманда каршы алырга насыйп булсын иде. Корбан сүзе нәрсәне аңлата соң? Корбан гарәпчәдән «якынаю», «якын булу» дип тәрҗемә ителә. Без бу мөбарәк бәйрәмдә гает намазларын укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелек-ле гамәлләр кылып, Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз, шуңа күрә бу олуг бәйрәмебезне шатланып каршы алабыз

0/0


0/0

0/0

0/0