Кайбыч ягы музеенда Татарстан Милли музееның күргәзмәсе эшли

Аватар автора
РГ "Кайбыч таннары" ("Кайбицкие зори")
Кайбыч ягы музеенда Татарстан Милли музееның күргәзмәсе эшли Кайбыч ягы музеенда Татарстан Милли музееның Габдулла Тукайның тормыш юлын чагылдырган күчмә күргәзмә эшли башлады.Күргәзмә бөек шагыйрьнең 140 еллыгы уңаеннан оештырылган. Музей директоры Илдар Шакиров Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары белән берлектә музей дәресе үткәрде. Әлеге дәрестә Җаек шәһәренә барып, Габдулла Тукайның андагы тормышы белән танышып кайткан Галия Кайбицкая музее директоры Чулпан Камалиева, район башлыгының элеккеге урынбасары Рәмис Хәялиев, “Кайбыч таңнары” газетасының бүлек редакторы Мингазиз Сөнгатуллин да чакырылган иде. Илдар Шакиров укучыларга Габдулла Тукайның Җаек шәһәренә күчеп киткәнчегә кадәрге тормыш юлы белән таныштырды. Рәмис Хәялиев бөек шагыйрьнең Җаек шәһәрендәге тормышы, аның якташыбыз Мотыйгулла хәзрәт Төхватуллин ярдәме белән шагыйрь булып формалашуы турында сөйләде. Соңыннан Илдар Шакиров укучыларны Татарстан Милли музееның Габдулла Тукайның тормышына багышланган күчмә күргәзмәсе белән таныштырды.

0/0


0/0

0/0

0/0

Скачать популярное видео

Популярное видео

0/0