Венера Ганиева “Яратыгыз!” җырын башкара

Аватар автора
Литературный заворот
"Яратыгыз!" Роберт Миңнуллин сүзләре Резеда Ахиярова көе Яратырга килдек без бу җиргә, Яратмаган йөрәк яналмый; Яратмаган йөрәк — йөрәк түгел, Яналмаган йөрәк кирәк түгел, — Яратмыйча безгә ярамый. Яратыгыз туган илебезне, Яратыгыз туган телебезне, Бернигә дә карамый, — Мәхәббәтсез яшәү ярамый! Яратулар булмый җиңел генә — Күңелләрне мең кат яралый. Тик барыбер яратырга кирәк, Сагышларны таратырга кирәк, — Яратмыйча безгә ярамый. Яратыгыз газиз аналарны, Яратыгыз газиз балаларны, Бернигә дә карамый, — Мәхәббәтсез яшәү ярамый! Яратмаган кеше яратмасын, Андыйларга яну ярамый. Яратырга кирәк Таһир кебек, Яратырга кирәк Зөһрә кебек, — Яратмыйча безгә ярамый! Яратыгыз туган ягыгызны, Яратыгыз сөйгән ярыгызны, Бернигә до карамый, — Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

0/0


0/0

0/0

0/0