Мөслимдә "Күңелем Тукай белән сөйләшә" исемле картиналар күргәзмәсе ачылды

Аватар автора
Муслюмовское телевидение
Бу көннәрдә халкыбыз бөек Тукай рухы белән яши. Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу датасы уңаеннан төрле чаралар үткәрелә. Күңелләребездә туган телгә, мәдәниятебезгә, тарихыбызга булган мәхәббәт яңача көч белән ачыла. Милли хисләрне тагын да калкурак иткән Тукай атналыгы районыбызда үзенчәлекле чара – “Күңелем Тукай белән сөйләшә” исемле картиналар күргәзмәсе ачу тантанасы белән башланып китте.

0/0


0/0

0/0

0/0

0/0