Мин китәмен...Рифат Җамал - Корбанов

Аватар автора
Татарочка Альфия
Мин китәмен...әммә мин килермен... Мин килермен иртән кояш булып , мин килермен кичен ай булып. Мин килермен өзелеп сагынганда йөрәгеңә синең май булып. Мин килермен сиңа яңгыр булып , керфегеңнән яшең юармын. Җилләр булып исеп,кайгыларың ярсып таратырмын,куармын. Мин килермен күктә йолдыз булып , серләреңне аңа сөйләрсең. Мин килермен сиңа җырым булып, син җырымда мине сөярсең. Мин китәмен...

0/0


0/0

0/0

0/0