Сул кул белән ашау гөнаһмы? | Имамнан сорыйк

Аватар автора
Телеканал ХУЗУР ТВ
Бүгенге чыгарылыштагы яшәеш һәм дин темасына багышланган сорауларга "Имамнан сорыйк" тапшыруында «Рөстәм» мәчете имам- хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин җавап бирә. 00:50 Мин дустымны үлемнән коткардым. Ул чак кына батып үлми калды. Мондый изге гамәл өчен Аллаһы Тәгалә нәрсә әйтә? Мин һәркайда нинди дә булса җавап эзләдем. Соравыма сездән җавап сорыйсым килә. 10:43 Намаз авыр минутларда коткарамы? 13:19 Үземне Коръән укырга мәҗбүр итә алмыйм. Нишләргә? 19:17 Сул кул белән ашау гөнаһ буламы? Мин барысын да сул кул белән эшләргә күнеккән. 22:57 Йоклар алдыннан телефоннан догалар кабызып тыңларга яратам. Тирә-якта бераз гына тавышлы булганда, алай тыңларга ярыймы? 26:04 Башка дингә кагылышлы шигырь ятларга бирделәр. Аны ятлап сөйләү миңа гөнаһмы? 29:35 «Әманәт» сүзенең мәгънәсен ахырга кадәр аңлап бетерә алмыйм. Аңлатып китмәссезме икән, хәзрәт? ВКонтакте:

0/0


0/0

0/0

0/0