Габдулла Тукай - "Пар ат" (на татарском языке)

Аватар автора
Университетный рекорд
Шигырь беренче тапкыр «Фикер» газетасының 1907 ел 6 май санында һәм «Әл-гасрел җәдит» журналының шул ук елгы 25 май санында басылган һәм соңыннан «3 нче дәфтәргә» кертелгән. Казанга килгәч, Габдулла Кариевка язган хатында (1907, 30 декабрь) Тукай: « ... мин дә менә, Казанны вә туган җирем булган Казан арты авылларын күреп, күп гыйбрәтләр вә хиссиятләр алдым. Мин хәзер Казанда инде. Уральскидә вакыт шуны сөйли-сөйли авыз суларым кибеп бетдеге вә шунда бару хакында шигырьләр яздыкым Казанда инде! » дип шатлана. Болай дигәндә ул, әлбәттә, Җаекта язылган шушы «Пар ат» шигырен күз алдында тота. «Фикер»дән алып, шигырьне «Нур» газетасы басып чыгара, укучыларына халык телендә язылган әдәбиятыбызны баетучы иң уңышлы шигырь дип тәкъдим итә. МБОУ "Лицей 186 - "Перспектива" г. Казани

0/0


0/0

0/0

0/0