Рустэм Ямалеев: "У нас большие планы на Салаушскую школу Агрызского района"

Аватар автора
Рустэм Ямалеев
Салагыш гомумибелем бирү мәктәбендә мөхтәрәм кунак - Татар һәм төрки халыклар милли конгрессы президенты Ямалеев Рөстәм Файз улы белән очрашу булды. Укучылар һәм укытучылар Рөстәм Файз улын үзләренең матур чыгышлары белән бик җылы каршы алдылар. Музей җитәкчесе Хәлимә Муллакай кызы Рөстәм Файз улы турында кыскача сөйләп, аның нәсел җепләре безнең җирлектән булуы турында сөйләде. Аннан соң очрашу әңгәмә рәвешендә дәвам итте. Рөстәм Файз улы үзенең һәм хезмәттәшләренең хезмәт юлы турында сөйләде, төп максат- татар милләтен саклап калу өчен көрәш икәнен ассызыклады, укучыларга максат куеп, шул максат белән яшәргә өндәде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап та алдылар.

0/0


0/0

0/0

0/0