Кайбычта Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган Туган тел һәм шигърият бәйрәме узды

Аватар автора
Кайбицы-информ, филиал АО «ТАТМЕДИА»
Кайбычта Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган Туган тел һәм шигърият бәйрәме узды Апрель — Тукай ае, шигърият ае. 26 апрель — халык шагыйре, милләтебезнең йөз аклыгы булган бөек шәхесебез Габдулла Тукай туган көн. Шул уңайдан район мәдәният йортында Туган тел һәм шигърият бәйрәме узды. Үзәк китапханә, Галия Кайбицкая музее, район мәдәният йорты хезмәткәрләре үткәргән тантанага олысы, кечесе — күңелендә шигырь уты йөрткән һәркем килгән иде. Мәдәният хезмәткәрләре, Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, Олы Кайбыч, Бәрлебашы мәктәбеннән килгән укучылар тамашачыларны гүя бала чакка алып кайтты. Алар Тукайның шигырь-әкиятләренә тезмә тәкъдим итте. Шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән җырлар да яңгырады. Бәйрәмне алып баручылар — үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Җәмилә Сагиева һәм Галия Кайбицкая музее директоры Чулпан Камалиева Габдулла Тукайның тормыш юлы турында сөйләде. Аның Уральск шәһәрендәге тормышына аерым игътибар бирелде. Тукайның олы шәхес булып танылуында, һичшиксез, якташыбыз Галия Кайбицкаяның әтисе Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин төп роль уйнавын яхшы беләбез. Шагыйрьнең Уральскидан Казанга китү күренеше дә күрсәтелде. Мотыйгулла хәзрәтне Олы Кайбычтан Рәмис Хәялиев, Тукай-Апушны Рәмис Закиров зур осталык белән уйнады. Район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова барысын да Туган тел көне белән котлады, ничәмә-ничә буын балаларының Тукай әсәрләре белән үсүен, аның туган көне барыбыз өчен дә мөһим дата булуын...

0/0


0/0

0/0

0/0

0/0