"Мин яшәргә тиеш идем бит"

Аватар автора
FaizMaidullin
Рәсәй гаскәрләре боевиклар яшеренгән дигән сылтау белән, Әфганстанның чик буендагы кышлагын «Град» утына тотты. Икенче көнне әфганлылар: «Менә сез гаепсез кешеләрне нишләттегез!»— дип, өзгәләнеп беткән берничә гәүдәне таҗик ягына алып чыкты.Корбаннар арасында биш-алты яшьлек малайның өзелгән башы да бар иде. Бу әфган малаен минем күргәнем юк, тик ул шундый таныш иде. Ул миңа үз улымны, Башкортстанда, әнисе янында калган үз баламны хәтерләтте.Үз сабыегызның өзелгән, канга баткан башын күз алдына китерә аласызмы? Бу баш та сезнең кебек әти-әниләрнең бер газиз баласы иде бит. Ул гәүдәсен эзләп чыккан иде. Әфганлылар мәетләр төрелгән җәймәне көймәгә кире салганда, сабый башы Пянджның бу ярында тәгәрәп төшеп калды. Ике як вәкилләре дә дошмани көчергәнешлек кичергәнгә, аңа игътибар итүче булмады да бугай. Бераздан, әфганлылар китеп югалгач кына бер офицер Башны күреп алды. Һәм нәрсәгәдер сүгенеп суга атып бәрде... Икенче көнне таулар артыннан кояш чыкмады. Таулар артыннан канга батырылган Сабый башы чыкты... (Марат Кабиров)

0/0


0/0

0/0

0/0