Габдулла Тукайның "Кадер кич" шигыре - "Ночь Предопределения" Тукай

Аватар автора
Миллиард.Татар
Габдулла Тукайның "Кадер кич" шигыре - "Ночь Предопределения" Тукай (Сурәи кадердән) Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе; Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе. Сафланыр ул, пакьләнер,— бик зур ходайның дәүләте; Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе. Шул капугъдан күндерермез тәңремезгә без теләк,— Бер кадер кич тәңре каршында мең айдан изгерәк. Җон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух; Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр гөруһ. Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен, Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын. Күз яшеннән, төрле рәнҗештән ясап зур энҗеләр, Ул мәлаик гарше-көрсине бизәр һәм энҗеләр. Таң сызылганча йөрерләр, әйтмичә һичбер кәлям; Тик диерләр: «Барча мөэмингә, мөселманга сәлям!» Капугъ — ишек, капка. Әрвах вә рух — үлгән кешеләрнең җаннары. Мәлаик — фәрештәләр. Гарше-көрси — күктәге тәхет. Кәлям — сүз. Ночь Предопределенья (Пер. В.Думаевой-Валиевой) Ночь Предопределенья – ночь священная в году. Зеркала душ муэминов отражают чистоту. Ни пятна, ни задней мысли, чувств высоких красота, Светлой тенью наплывают лишь небесные врата. Вознесём чрез них Аллаху мы мечту души своей, Ночь святого откровенья стоит многих тысяч дней. Лёгким пухом души мёртвых в этот вечер среди нас С херувимами витают, незаметные для глаз. Сонмы ангелов сбирают слёзы бедных вдов, сирот, Ропот, жалобы бессильных и увечных в этот год. Нанизав на нити эти слёзы, жалобы и стон, Жемчугами украшают в небесах святой престол. В этих...

0/0


0/0

0/0

0/0

Скачать популярное видео

Популярное видео

0/0